Хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Руслан Насыйров: «Бию дөньясына ялгыш кына килеп эләктем»
«Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбленең балет артисты Руслан Насыйров биредә инде 10 елдан артык эшли. Гаиләсендә сәнгатькә бәйле кешеләр булмаса да, Руслан сәхнә тормышын сайларга уйлый. Бүгенге көндә ул — тамашачыны үзенең матур биюләре белән сокландыручы артист. 29 апрель — Халыкара бию көне, шул уңайдан Руслан белән сөйләштек.
-
Һәр җан иясенең үз тиңе, үз куышы булсын
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче Дмитриевлар гаиләсе тырыш һәм намуслы хезмәт династиясе буларак билгеле. Аларның, әби-бабайлары да, үзләре дә, балалары да тормышларын туган җиргә багышлаганнар.
-
Мәлкинең мәктәп яны участогында язгы эшләр гөрли
Яз җитү белән Кайбыч районының Мәлки гомуми белем бирү мәктәп яны участогында эш кайный башлый.
-
Татарстанда бензин бәясе янәдән арткан
Агымдагы елның 15-22 апрелендә Татарстанда барлык маркалардагы бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде. Татарстанстат мәгълүматлары шуны раслый.
-
Кабан Бастырыкта һәйкәл янын чистарттылар
Зәй районының Кабан Бастырык авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм тыныч тормышта арабыздан киткән фронтовиклар истәлегенә куелган һәйкәлнең тирә-ягын тәртипкә китерделәр.
-
Якты Күл авылында тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырдылар
Бу көннәрдә шәһәрдә, авыл җирлекләрендә яшәүче тыл хезмәтчәннәрен Җиңү бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшыралар.
-
Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә өмә дә ясыйлар, газета укырга да өлгерәләр
Кайбер кешеләр авызыннан шимбә өмәләре үткәннәрдә калды инде, хәзер кирәк түгел дигән сүзләрне ишеткәлибез. Әлбәттә күпчеле моның белән килешми. Бу көннәрдә күп авылларда, оешмаларда, белем бирү учережденияләрендә өмәләр узды.
-
Хәбәрсез югалган Михаил дәдәйнең тагын бер хаты табылган
Әлбәдәннән Александр Козлов сугыш еллары ачысын татыган, сугыштан соңгы чор авырлыкларын кичергән якыннарын искә алып сөйләде.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары бакчага чираттан тыш кабул ителәчәк
Тиешле карар Татарстан башкаласы Башкарма комитетының документлар һәм хокукый актлар җыентыгында пәйда булды.
-
Ләке авылы халкы өмәгә чыкты
Сарман районының Ләке авылында бик матур традиция бар.
-
Май бәйрәмнәрендә нинди һава торышы көтелә?
Май бәйрәмнәренең беренче яртысында Татарстан башкаласында сизелерлек салкынайта. Әмма көчле яңгырлар әлегә көтелми. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
-
Күп балалы гаиләләргә ипотеканы түләүдә ярдәм итү программасын озайтырга мөмкиннәр
Тиешле канун проекты Дәүләт Думасына кертелде, дип хәбәр итте парламент рәисе Вячеслав Володин.
-
Cроклы хезмәтне контракт хезмәтенә алмаштырып буламы?
Сроклы хезмәткә эләккән һәр ир-ат контракт төзергә теләге барлыгын хәрби комиссариатта әйтә ала. Анда аны медицина комиссиясен үтү өчен чакырачаклар.
-
Казанда Бөтенроссия «Герой керәшеннәр: фронттагы һәм тылдагы батырлыклар» дигән фәнни-гамәли конференциясе узды
25 апрель көнне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә фәнни-гамәли конференция узды. Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасы белән берлектә, шушы мәдәни үзәк тарафыннан оештырылган конференция Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгына багышланган.
-
«Борды-Чишмә» җыруга сәләтле малайларны һәм кызларны үзенә җыйган ансамбль
Тукай районындагы Борды авылының нәни «Борды-Чишмә» ансамблен тал ботакларында язын уянып, кояш нурларын үзенә җыйган бәрмәнчекләр белән чагыштырырга булыр иде.